Фикер алышуда Дәүләт думасы депутаты Алексей Изотов, Пенсия фондының республика бүлекчәсе, Сәламәтлек саклау, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары вәкилләре катнашты. Дискуссияне партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев алып барды.
Алексей Изотов белдерүенчә, бу законны кабул итү — күптән өлгереп җиткән мәсьәлә. Хезмәт еллары шундук түгел, акрынлап арттырылачак. Ирләр пенсиягә 65 яшьтә 2028 елдан, ә хатын-кызлар 63 яшьтә 2034 елдан гына чыга башлаячак. Шул ук вакытта пенсия законнарына үзгәрешләр вакытыннан алда пенсиягә хокуклы, социаль мотивлар буенча страховка пенсияләре тәгаенләнгән гражданнарга кагылмаячак. Атап әйткәндә, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләгән әниләр, радиация һәлакәтләрендә зыян күргәннәр, зыянлы һәм хәвефле шартларда эшләгән хезмәткәрләр пенсиягә элеккечә чыгачак.
Чарада катнашучылар пенсия яшен арттыруның зарурлыгы, аның әһәмияте һәм файдасы турында фикер алышты.