+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
10 Августа 2018, 05:27

Сайлауга багышланган семинар-киңәшмә үтте

9 августта Русия Үзәк сайлау комиссиясе видоеконференция режимында журналистлар өчен 9 сентябрьдә узачак мөһим кампания -- Бердәм тавыш бирү көненә багышланган семинар-киңәшмә үткәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чарада сайлауларны яктыртучы киңкүләм мәгълүмат чараларына аккредитация үткәрү мәсьәләсе каралды. Бу турыда Русия Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Майя Гришина чыгыш ясады.
Майя Владимировна аккредитация тәртибе һәм кагыйдәләре, сайлау участокларында эшләүче журналистларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды,
Семинар-киңәшмәдән соң Башкортсан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов чарада катнашучы республика журналистларының сорауларына җавап бирде.