-- Узган Русия Президентын сайлаулар нәтиҗәләре буенча без төбәкләрнең сайлау комиссияләре эшчәнлегенә җитди анализ ясадык. Бу җәһәттән Башкортстанда башкарылган эшкә югары бәя бирдек, -- диде Евгений Шевченко.
Республика Башлыгы Башкортстанда сайлау кампаниясен көндәшлек шартларында һәм ачык итеп үткәрү өчен тиешле шартлар тудырылуы турында әйтте.
Евгений Шевченко республикада сайлау кампаниясендә “Мобиль сайлаучы”, “КОИБ” (сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы), QR-кодлаштыру кебек заманча җиһазларны файдалануга югары бәя бирде.
-- Үтәчәк сайлауларда “КОИБ”лар кулланылачак. Бу – безнең принципиаль позиция. Технологик яңалыклар тавыш бирү бюллетеньнәрен исәпләүдә, сайлау нәтиҗәләрен үзгәртүдә хилафлыкларга юл куймаячак, -- диде Рөстәм Хәмитов.