Бүген Уфаның Конгресс-холл бинасында республиканың Иҗтимагый башлангычлар форумы үтә. Анда "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев та катнаша.
- "Бердәм Русия" партиясе бик күп иҗтимагый оешмалар белән килешү төзеде. Без илебез киләчәге өчен җаваплы. Бүгенге чара реаль эшләр башкару өчен нәтиҗәле булсын иде, - дип сәламләде ул.
Чарада Яшьләр иҗтимагый палатасының "Бердәм Русия" партиясе белән берлектә "гаилә" төшенчәсен популярлаштыру турында чыгышы яңгырады. Күпбалалы гаиләләр тормышының уңай якларын күрсәтү, яшьләр арасында никахка керүне арттыруга юнәлтелгән видеороликларны яшьләр арасында күбрәк таратырга кирәклеге ассызыкланды.
Чарада "Республика балаларына башкаланы бүләк итик" проекты турында да сүз булды. Атап әйткәндә, тирә-як мохитне төзекләндерүгә, матурлауга юнәлтелгән бу чара яшьләр, балалар арасында төрле акцияләр, конкурслар, экскурсияләр оештыруны үз эченә алачак. Оештыру эшләренә волонтерлар җәлеп ителәчәк.
Форумда башка башлангычлар турында да эчтәлекле чыгышлар яңгырады.
Шул ук вакытта, 27 августта "Русия патриотлары" партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе Уфада республика патриотлары форумын оештырды. Анда төрле һөнәр ияләре, милли-мәдәни, патриотик оешмалар, сәяси партияләр, власть органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Анда үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, балаларның илгә кирәкле гражданнар булуын аңлату кирәклеге турында сүз булды.
Гөлия ГӘРӘЕВА.