-- Башкортстан белән Саксония арасында мөнәсәбәтләр елдан-ел ныгый. Очрашулар барышында күтәрелгән мәсьәләләр даирәсе дә киңәя. Без икътисадта, мәдәнияттә, мәгълүмат өлкәсендә, сәнәгатьтә профессиональ диалог кора алыр идек, дип ышанам. Без хокукый өлкәдә модернизациягә юнәлтелгән партнерлык идеясен дә күз уңында тотабыз. Безнең өчен коллегаларыбызның кануният торышы хакындагы фикерләрен белү мөһим, -- диде Константин Толкачев.
Республика парламенты Рәисе кунакларга Дәүләт җыелышы-Корылтай эшчәнлегенең үзенчәлекләре, Корылтайга булачак сайлаулар, кабул ителгән законнар, Башкортстан белән Саксония арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр тарихы турында сөйләде.
-- Бүгенге очрашу, шулай ук, арытабангы бәйләнешләр нәтиҗәле булыр һәм безнең парламентларыбыз арасындагы, гомумән, Германия белән Русия арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга тагын да бер адым булыр, дип ышанам, -- диде Константин Борисович.
Саксония делегациясе әгъзалары өчен Дәүләт җыелышы-Корылтай йорты буенча экскурсия оештырылды. Кунаклар Башкортстан Парламенты музеен, утырышлар һәм Башкортстан Дәүләт символикасы залларын карады.