Егермедән артык кешедән торган делегациягә Саксония Ирекле дәүләте Ландтагының тирә-як мохит һәм авыл хуҗалыгы мәсьәләре буенча комитеты рәисе Себастиан Фридер Фишер җитәкчелек итә. Шулай ук Консул, Германиянең генеральный консулының даими урынбасары Людвиг Нойдорфер, Мәскәүдә Германия Федератив Республикасы Илчелегенең авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча референты Кристиан Хубер килде.
Башкорстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Саксония делегациясе белән очрашты. Чарада Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
– Республикага шундый зур, дәрәҗәле делегация килүгә без бик шатбыз. Ике якның да тырышлыгы белән Башкортстан һәм Саксония Ирекле дәүләте арасында хезмәттәшлек ныгый, - диде Рөстәм Хәмитов. – Ике арада сәүдә-икътисади хезмәттәшлек үсә. 2017 елда Башкортстан белән Германия арасында тышкы товар әйләнеше 211,1 АКШ доллары тәшкил итте. 2016 ел белән чагыштырганда, үсеш -- 13 процент. Германиягә без нефть продуктлары, минераль ашлама, химия сәнәгатенең башка продукциясен, металл, фанера экспортлыйбыз. Германиядән Башкортстанга корылмалар һәм транспорт чаралары, фармацевтика продукциясе, токымлы сыер малы импортлана. Агымдагы елның гыйнвар-июнендә товар әйләнеше 219,5 миллион АКШ доллары тәшкил итте (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш 3 тапкыр): экспорт - 57,1 миллион доллар (үсеш 80 процент), импорт – 162,4 миллион доллар (үсеш 4 тапкыр).
Саксония делегациясенең эш сәфәре 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Кунаклар, башкаладан тыш, Уфа, Белорет һәм Бөрҗән районнарында булачак. Делегация әгъзалары Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Сәнәгать һәм инвестиция сәясәте, Урман хуҗалыгы министрлыклары, Тышкы икътисади бәйләнешләр, Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитетлары җитәкчелеге, Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Башкортстан дәүләт аграр университетының гыйльми-педагогик коллективы, Сунарчылар һәм балыкчылар ассоциациясе әгъзалары, сәяси партияләр вәкилләре белән очрашачак. Саксония делегациясе “Башкорт балы” йортында, “Шүлгәнташ” тыюлыгында булачак, “СЕЛЕНА” урман компаниясе, “Алексеевка” совхозы, “Акбузат” ипподромы эшчәнлеге белән танышачак.
2017 елда Саксония Ирекле дәүләте Ландтагы делегациясе Башкортстанда булган иде. Алар анда төрле тармаклардагы җитештерү перспективалары белән танышты, ике яклы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карады. Әлеге эш сәфәре дипломатик мөнәсәбәтләрне формаль хезмәттәшлек дәрәҗәсеннән икътисад өлкәсенә күчерергә тиеш.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.