Сайлаулар алдыннан “Бердәм Русия” партиясе иҗтимагый күзәтүчеләр белән очрашты. “Сайлаулар үтәкүренмәле һәм гадел булырга тиеш”, - диде “Бердәм Русия” партиясенең Төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова күзәтүчеләргә хокуклары һәм бурычлары турында сөйләде.
Семинарда катнашучылар сайлаулар вакытында еш кабатлана торган төрле очракларга тукталды. Укыту курслары онлайн рәвештә һәр район-шәһәрдә күрсәтелде.
Шул ук вакытта 30 августта ЛДПР партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе утырышы үтте. Анда агитация материалларын тарату, сайлаучылар белән очрашу, төрле районнарга чыгу һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.