Мәсәлән, 30 августта Уфада ЛДПРның Башкортстан төбәк бүлекчәсе сайлау берләшмәсе штабының чираттагы утырышы үтте. Аны ЛДПРдан Дәүләт думасында депутат, партиянең Башкортстандагы кураторы Иван Сухарев үткәрде. Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлыкка ЛДПРдан кандидатлар катнашлыгында үткән әлеге утырышта агитация материалларын тарату, сайлаучылар белән очрашу өчен шәһәр һәм районнарга чыгу, арытаба сайлау штабының эшен оештыруга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Әйткәндәй, утырышта билгеләнгән бурычларны тормышка ашырып, ЛДПРдан кандидат Ринат Зәйнуллин узган атнада Уфа районының Совет районы халкы белән очрашу үткәрде. Шушында ук теләгән һәркемгә ЛДПРның агитация продукциясе дә таратылды.
“Гадел Русия” партиясенең җитәкчесе Сергей Миронов исә узган атнада Уфага килде һәм республика җитәкчелеге белән очрашты. Аерым алганда, очрашу барышында икеяклы бәйләнешләрне үстерү мәсьәләләре, республикадагы социаль-икътисади хәл тикшерелде.
Әйтергә кирәк, оппозициядә торучы Сергей Миронов узган атнада берничә кискен белдерү дә ясады. Алар, беренче чиратта, пенсия өлкәсендәге үзгәрешләргә һәм экология мәсьәләләренә кагылды.
“Бердәм Русия” партиясе сафларында да кызу эш кайный. Әйтик, 30 августта партиянең төбәк бүлекчәсе сайлау көнне эшләячәк җәмәгатьчелек күзәтүчеләре өчен укулар оештырды. Узган атна ахырында, шулай ук, аның “Яшь гвардиясе” Салаватта һәм Уфада зур яшьләр форумы үткәрде. Бүген исә ВДНХ күргәзмәләр комплексында партиянең медиафорумы уза. 2-7 сентябрьдә, шулай ук, республикада “Эшлекле гамәлләр көннәре”, 9 сентябрьдә “Ачык ишекләр көне” үтәчәк. Әлеге чараларның барысы да төбәк халкы белән бәйләнешләрне, диалогны ныгыту, кешеләрне борчыган мәсьәләләргә якынрак килү максатында оештырыла.
Шулай да аналитиклар “Бердәм Русия” партиясенең, төрле форумнар һәм агитация чаралары оештыруга караганда, халык яшәешендә мөһим булган проектларны тормышка ашыруга зуррак әһәмият бирүен һәм моның күпкә нәтиҗәлерәк булуын билгели. Хәер, партия башлангычы белән республикада соңгы чорда башкарылган мөһим эшләр дә моңа ачык мисал булып тора. Мәсәлән, “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында Тәтешле районы быел 2 миллион сум тирәсе акча алган. Әлеге вакытта районда тулы куәтенә колачлы ремонт эшләре бара. Аерым алганда, Илмәт авылында яңа суүткәргеч салына. Бу эш проект кысаларында 2015 елда башланган, 1460 метр торба сузылган. Быел исә ул янә 400 метрга артачак. Әйткәндәй, быелга планлаштырылган эшләрнең зур өлеше башкарылган да инде. Партиянең урындагы бүлекчәсеннән белдерүләренчә, су торбаларын яңарту эше киләсе елларда да дәвам итәчәк.
Ярмәкәй районында исә “Бердәм Русия” партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проектын тормышка ашыру нәтиҗәендә чираттагы балалар мәйданчыгы калкып чыкты. Ул Төзүчеләр урамында урнаштырылган. Биредә дүрт яшь категориясендәге балалар өчен аерым мәйданчыклар булдырылган. Барлык эшләр төбәк бюджетына 300 мең сумга төшкән.
Объектны файдалануга тапшыру тантанасында ярмәкәйлеләрне район хакимияте башлыгы Илшат Райманов сәламләде, биредә үк балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды.
Туймазы районына килгәндә, биредә “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында авыл мәдәният йортлары яңарыш кичерә. Әйтик, Югары Троицкий авылы клубына өр-яңа тавыш корылмасы алганнар. Бу максатта республика казнасыннан 100 мең сум бүленгән. Хәзер авылда мәдәни чаралар тагын да күңеллерәк һәм колачлырак булып үтәчәк дигән ышанычта әлеге авыл кешеләре.
Гомумән, агымдагы елда сайлаучылардан алынган 20 наказны үтәү өчен районда төзекләндерү һәм социаль тормышны яхшырту максатында төбәк һәм урындагы бюджетлардан 6 миллион сум юнәлтелгән. Шул рәвешле Кәлшәле авылында суүткәргеч торбалар яңага алыштырылган, Кәкребаш авылында балалар бакчасы территориясендә беседка урнаштырылган, тагын да мәктәпкәчә тугыз учреждениедә колачлы төзекләндерү эшләре бара.
“Бердәм Русия” партиясенең “Шәһәр мохите” проекты да матур нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, Бишбүләк районы үзәгендә әлеге проект кысаларында Үзәк, Юбилей, Җиңү һәм Чкалов урамнары белән чикләнгән йортлар ихатасында колачлы төзекләндерү эшләре башкарылачак. Территорияне реконструкцияләү биредә урнашкан иске корылмаларны, бәдрәфләрне, башка ташландык объектларны сүтеп, алар урынына спорт һәм балалар мәйданчыклары, автомобиль кую урыннары, чүпҗыйгычлар, тротуарлар төзүне, башка уңайлыклар булдыруны күз уңында тота. Бу максатта федераль һәм республика бюджетларыннан 6 миллион сум бүленгән.
Шушы көннәрдә төзекләндерү эшләре өчен җаваплы җитәкчеләр катнашлыгында биредәге торак йортларда яшәүчеләрнең җыены үтте. Анда төзекләндерү барышында монда яшәүчеләрнең теләк-тәкъдимнәре мотлак исәпкә алыначагы, проектта каралмаган торак йортларның түбә япмасын төзекләндерү буенча да чаралар күреләчәге сызык өстенә алынды. Балалар һәм спорт мәйданчыкларын урнаштыру эше исә быел башланачак.
Караидел районында исә “Шәһәр мохите” проекты кысаларында “Чыршы урманы” паркы төзекләндерелә. Әлеге вакытта биредә территорияне уратып баганалар утыртылган, керү юлына ком-таш түшәлгән. Чүкеп эшләнгән коймалар әзер булуга карап, территория коймалап алыначак. Юлларга исә асфальт түшәләчәк. Бу эшләргә 2 миллион сум юнәлтелгән.
Гомумән, партиянең “Шәһәр мөхите” проектына быел тугыз ихата территориясе һәм ике парк кергән. Аларны төзекләндерүгә федераль һәм төбәк бюджетларыннан 5 миллион сум бүленгән.
Яңавылда да “Шәһәр мохите” проектын тормышка ашыру киң колач белән бара. Биредә проект кысаларында быел өч ихата территориясен һәм шәһәрнең Мәдәният һәм ял паркындагы фонтанны төзекләндерү күздә тотыла. Бу эшләр ил һәм төбәк казнасына 10 миллион сумга төшәчәк.
Болардан тыш, “БашАльянсСтрой” компаниясе төзүчеләре Җиңү урамындагы 86, 88 һәм 90нчы йортлар ихаталарын төзекләндергән. Аерым алганда, йортлар территориясенә асфальт түшәлгән, 700 данә бордюр, 14 утыргыч һәм чүп савыты урнаштырган. Әлеге эшләргә 4 миллион сумга якын акча тотынылган.
Шушы ук оешма бүген Ходайбирдин урамы, 2 һәм Ленин урамы, 18 һәм 18 а йортлары ихаталарын төзекләндерүгә алынган. Бер үк вакытта Якутов урамы, 16нчы йорт ихатасында да колачлы төзекләндерү эшләре бара. Җәмгысы исә быел Яңавыл төзүчеләре алдында алты мең квадрат метрдан күбрәк йорт ихатасын төзекләндерү бурычы тора.
Күренүенчә, һәр сәяси партия сайлау алды кампаниясен үзенчә, үзенә якын алымнар һәм эш рәвеше белән алып бара. Кемнәрдер сайлаучылар игътибарын урам акцияләре, яңгыравык лозунглар белән, күпләп агитация материаллары таратып яуларга омтылса, икенчеләр гомум җәмгыять мәнфәгатендәге анык эшләр, төзелешләр белән халык күңеленә юл ярырга тырыша. Әлеге алымнарның кайсысы нәтиҗәлерәк булуын исә 9 сентябрьдә — Бердәм тавыш бирү көнендә үтәчәк сайлаулар йомгаклары күрсәтәчәк.
Илдар Фазлетдинов.