+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
4 Сентября 2018, 08:05

Урра, ташламалар элеккечә сакланачак!

Дәүләт җыелышы-Корылтай 60 яшь тулган ир-атларга һәм 55 яшь тулган хатын-кызларга төбәк льготаларын саклау мәсьәләсен караячак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Владимир Путин русиялеләргә искечә пенсия яше җиткәннән соң күрсәтелгән ташламаларны сакларга вәгъдә иткән иде.

“Элек ул ташламалар пенсиягә чыккач кына бирелә башлый иде. Хәзер, пенсия системасында үзгәрешләр көтелгәч, алар шушы яшькә җиткәннән соң, ташламалар калдырылырга тиеш”, — диде ул. Шул ук вакытта төбәк льготаларын да сакларга чакырды.

— Без моның белән килешәбез. Димәк, кешеләр пенсиягә чыкканга кадәр үк социаль һәм медицина хезмәтләндерүе, торак-коммуналь түләүләр, җиргә һәм милеккә салым, җәмәгать транспорты белән файдалану буенча ташламалардан куллана алачак. Без шулай ук барлык төбәк өстәмәләрен һәм компенсацияләрен дә сакларга тиеш, — дип белдерде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев.