+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
7 Сентября 2018, 05:34

Путинның төзәтмәләрен - гамәлгә!

6 сентябрьдә Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт думасына пенсия законнарын камилләштерү буенча төзәтмәләр кертте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Аларга ярашлы, хатын-кызлар пенсиягә 60 яшьтән чыгарга тиеш, ә пенсия алды яшендәгеләрне нигезсез эшкә алмаган җитәкчеләр җинаять җаваплылыгына тарттырылачак. Депутатлар һәм сенаторлар үзләренә тәгаенләнгән пенсия өстенлекләреннән баш тартырга тиеш булачак. Шулай ук төзәтмәләр пенсия алды яшендәгеләрне ел саен диспансерлауны күздә тота.

Моннан соң коррупционерлардан тартып алынган акча Пенсия фондына күчәргә тиеш булачак. Һәм әлеге фондның тагын бер керем чыганагы барлыкка киләчәк. Бу — коррупция юлы белән табылган милекне конфискацияләүдән кергән акча. Алты елда федераль бюджетка шундый ысул белән 1,2 миллиард сумнан артык акча кергән.