+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
6 Сентября 2018, 21:00

Яңа Корылтай нинди булыр?

Барысы да 9 сентябрьдә ни дәрәҗәдә актив гражданлык позициясе күрсәтүебезгә бәйле.

Добавить в предпочтительные источники Google
Актив Башкортстан

Безнең республика сайлауларда традицион рәвештә югары активлык күрсәтә. Әйтик, 2013 елда бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауларына участокларга тавыш бирергә хокуклы гражданнарның 48 проценты килгән иде. Быел мартта ил Президентын сайлауда республика халкының 75 проценты тавыш бирде. Бу ил буенча уртача күрсәткечтән 8 процентка артык һәм башка бик күп төбәкләр күрсәткеченнән күпкә югарырак.
Алдагы сайлауларга килгәндә исә, аларга республика халкы шулай ук зур игътибар бирә. Әйтик, Евгений Шевченко белдерүенчә, республика гражданнарыннан Ру­сиянең Үзәк сайлау комис­сиясенә теге яки бу тәртипне, аерым алганда, “Мобиль сайлаучы” буенча ничек тавыш бирүне, аңлату үтенече белән байтак мөрәҗәгать алынган. Бу технология яшәгән урын буенча түгел, ә кеше әле булган урында тавыш бирергә мөмкинлек бирә.

Барысы да әзер

Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, бердәм сайлау округы буенча тавыш бирү өчен сайлау бюллетеньнәре, сайлау хокукы булган гражданнар санына ярашлы, 3059787 данәдә бас­тырылган. Шуларның 1483200 данә­се — сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын кулланып тавыш бирү өчен. 19618 кеше бу сайлауларда беренче тапкыр тавыш бирәчәк.
Тавыш бирү көнендә 3426 сайлау участогы эшләячәк. Шуларның 3391е — стационар, 35 участок — сайлаучыларның вакытлыча яшәгән урыннарында. Барлык сайлау участоклары да сайлау­чыларның бөтен категориясе дә үтеп керерлек итеп түшәмәләр, пандуслар, култыксалар белән җиһазландырылган, шул исәптән вакытлыча куелганнары да бар.

Сайлау бюллетене нинди булырга тиеш?
Жирәбәгә ярашлы, партия­ләрнең эмблемалары һәм атамалары тавыш бирү бланкында түбәндәге тәртиптә урнаштырылды:
1. “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.
2. “Гадел Русия” сәяси пар­тиясенең Башкортстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе.
3. “Русия патриотлары” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.
4. “Яшелләр” Русия экология партиясе” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.
5. ЛДПР — ”Русиянең либераль-демократик партиясе” сәяси партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе.
6. “Русия Федерациясе коммунистлар партиясе” сәяси партия­сенең Башкортстан бүлекчәсе.

Территориаль комиссияләр заявкалары буенча бюллетеньнәр өч телдә: урыс, урыс-башкорт, урыс-татар телләрендә әзерләнде.
Алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга 110 депутат сайланачак.

Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.