Авылларда халыкның - 23, шәһәрләрдә 11 проценттан артыгы сайлаган. Уфада бу күрсәткеч 8,24 процент тәшкил итә.
Иң актив сайлаучылар Бәләбәй районының Надеҗдино авылында күзәтелә. Бу сәгатькә күренекле язучы Сергей Аксаковның якташларының 47,85 проценты тавыш биргән.
Бүген 19 мең 618 кеше сайлауларда тәүге тапкыр катнаша. Сиксән яшьне узганнар 137 меңнән артык, 100 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәкләр 155 кеше тәшкил итә.