“Бергә яшәгән улым һәм киленем, машинада барырбыз, көтеп тор, дигәннәр иде дә, әмма мондый көнне рәхәтләнеп җәяү йөреп кайтыйм әле, дидем», — ди ул.
Участок сайлау комиссиясе әгъзасының паспорт белешмәләрен исемлеккә керткәнче утырып тору тәкъдимен дә кире какты ул. «Мин әле яшь, басым тора алам», — дип шаярта ветеран.
Гасим Гайса улы бер генә сайлауны да калдырмаган. “Тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык өчен тавыш бирдем», — ди ул.