Яше-карты әлеге әһәмиятле чарада катнашуны үзенең гражданлык бурычы икәнен аңлап эш итсен өчен сайлаулар алдыннан зур әзерлек алып барылды. Депутатлыкка кандидатлар сайлаучылары белән очрашулар үткәрде, киләчәккә эш планнары белән таныштырды.
-Районыбызда уңай күренешләр, матур эшләр бихисап, - дип уртаклашты борайлылар. - Бик күп авылларыбызда чишмәләр төзекләндерелде, Җитез Танып елгасы ярлары чүп-чардан арындырылды, район үзәгендә яңа балалар бакчасына нигез салынды һәм башка колачлы проектлар тормышка ашырылды. Без бүген сайлаган депутатларыбыз да авылларыбыз киләчәге өчен янып эшләр, тормышыбыз тагын да күркәмләнер дип ышанабыз.