+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
27 Сентября 2018, 12:13

Әзербайҗан белән хезмәттәшлек ныгый

Бакуда ике ил төбәкләре арасында эшлекле хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлтелгән IX Русия-Әзербайҗан төбәкара форумы ачылды. Аның төп темалары – ике ил төбәкләре арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар бәйләнешләрне үстерү.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чарада Башкортстанны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Салават Сәгыйтов җитәкчелегендәге делегация тәкъдим итә. Форум алдыннан вице-премьер Әзербайҗанның мәгариф министры Джейхун Бәйрәмов белән очрашты. Анда Әзербайҗан һәм Башкортстанның мәгариф министрлыклары арасында хезмәттәшлек перспективалары, тәҗрибә уртаклашу мәсьәләләре тикшерелде.

Салават Сәгыйтов сүзләренә караганда, Әзербайҗанның 5 яшьлек балаларны мәктәп чорына әзерләү тәҗрибәсе кызыксыну уята. Шулай ук, сәләтле балаларга булышлык итү, урта-махсус белем бирү, республикаларда югары уку йортлары тарафыннан белгечләр әзерләү тәҗрибәләре каралды. Анда, шулай ук, вузлар арасындагы тыгыз бәйләнешне дәвам итү кирәклеге билгеләнде.