-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 Сентября 2018, 07:14

Яңа составтагы парламентның беренче утырышы башланды

Бүген, 28 сентябрьдә, алтынчы чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның беренче утырышы башланды. Утырышта Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай турында” Законына ярашлы, беренче пленар утырыш үткәрелгәннән соң гына моңа кадәрге чакырылышның вәкаләтләре тәмамлана һәм яңа чакырылыш үз эшен башлый.

Утырышны парламент Рәисе сайланганчы “Бердәм Русия” сәяси партиясеннән сайланган иң өлкән 73 яшьлек депутат, Кораллы Көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының (пенсионерларының) республика иҗтимагый оешмасы рәисе Валерий Шәрипова ачты һәм алып барды.

Парламентның беренче утырышында оештыру характерындагы сораулар тикшерелә. Корылтай Рәисе, аның урынбасарлары сайланды, даими комитетларның исәбе, исемнәре, аларның составы билгеләнә. Дәүләт җыелышының комиссияләре оештырыла, даими комитетлар турында положение раслана, республика парламентының көзге сессиядәге эшчәнлегенең якынча программасы кабул ителә, республика законнар чыгару органыннан Федерация Советы әгъзасы вәкаләтләрен бирү күз уңында тотыла.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.