Аларның күпчелеге яшьләргә эш урыннары булдыру, авыл хуҗалыгына ныклы ярдәм итү зарурлыгын ассызыклый.
Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова халык мәнфәгате беренче урында булачагына инана:
- Радий Фәрит улы - тәҗрибәле сәясәтче. Республикада, Русия Президенты Хакимиятендә, Красногорск муниципалитетында эшләп, ул зур тәҗрибә туплаган. Бигрәк тә соңгысындагы эшчәнлеге халык белән тыгыз элемтәне күздә тота. Бу аңа алдагы эшендә нык ярдәм итәчәк.
Мин киләчәктә Башкортстанны рейтингларда алдынгы урыннарда күрергә телим. Тәү чиратта, ил Президентының "май" указларына таянып, дәүләт проектларын тормышка ашырырга кирәк. Минем карашка, бүген аеруча авыл мәктәпләренә игътибар җитешми, шунлыктан, "Авыл укытучысы" кебек проектларны башлап җибәрү максатка ярашлы булачак.