-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
14 Октября 2018, 17:18

Һәр җитәкче тәнкыйтьне кабул итә белергә тиеш

Телемарафонда киңкүләм мәгьлүмат чаралары вәкилләре дә катнашты һәм чыгыш ясады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Атап әйткәндә, "Коммерсант Уфа" гәзите мөхәррире Наталья Павлова бу уңайдан түбәндәгеләрне җиткерде:
- Киңкүләм мәгълүмат чаралары яңа җитәкчедән ачыклык көтә. Конституция белән гарантияләнгән сүз иреге дә безнең өчен бик мөһим. Соңгы елларда бәйсез мәгьлүмат чаралары, онлайн-басмалар үсеште. Без бернинди басым тоймадык. Җитәкчелек тәнкыйтькә лояль мөнәсәбәттә булды.

Властька республиканы яхшы белүче кеше килде. Аның Мәскәү белән җитди бәйләнеше булу да республика өчен яхшы булыр дип уйлыйм. Власть халыктан аерылырга тиеш түгел. Проблемалар күп. Аерым алганда, коррупциягә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк, чөнки ул бик күп социаль институтларның эшчәнлегенә аяк чала.