+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
22 Октября 2018, 21:00

Форум яңа башлангычларга юл ярды

Уфаның Конгресс-холл бинасында Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Көньяк Африка Республикасының Лимпопо провинциясе делегациясе белән очрашты. Чара ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең IV Кече бизнес форумы кысаларында үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда республиканың икътисади үсеш министры Сергей Новиков, Тышкы бәйләнешләр буенча дәүләт комитеты рәисе Руслан Мирсаяпов, Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Азат Фазлыев һәм Русия Чит ил эшләре министрлыгының Уфадагы вәкиле Венер Галиәкбәров катнаштылар.Очрашу барышында Рөстәм Мәрданов кунакларга республикага килгәннәре өчен рәхмәт әйтте һәм ике төбәк арасында хезмәттәшлекне арытаба үстерүгә ышаныч белдерде.Лимпопо провинциясенең Икътисади үсеш, тирә-як мохит һәм туризм буенча департаментының башкарма комитеты әгъзасы, делегация җитәкчесе Сеапаро Чарльз Секоати әфәнде, үз чиратында, Лимпопо провинциясе белән Башкортстан арасында берничә ел элек башланган үзара бәйләнешнең әлеге территорияләр халкы иминлеге өчен уңышлы дәвам итүен белдерде. Ул провинциянең туризм, мәгариф һәм мәдәният, тау баектыру сәнәгате өлкәләрендә хезмәттәшлекне арытаба киңәйтүгә омтылуын ассызыклады.Арытаба Индонезия Республикасының өлкә губернаторы Мөхәммәт Ридван Камил әфәнде җитәкчелегендәге Көнбатыш Ява провинциясе делегациясе белән очрашу үтте. Республика Хөкүмәте белән Көнбатыш Ява Хөкүмәте арасында узган елның августында Сәүдә-икътисади, инвестицион, фәнни-техник, социаль-гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү ниятләре турында протоколга кул куелган иде. Әлеге вакытта яклар аны гамәлгә ашыру өстендә эшли. Сөйләшүләр барышында, шулай ук, инвестицион хезмәттәшлек өстенлекләре билгеләнде.Иран Ислам Республикасының губернаторы Сәед Али Агазаде җитәкчелек иткән Мәркәзе Үзәк провинциясе делегациясе белән очрашу форумның беренче эш көнендәге йомгаклау чарасы булды. Агымдагы елның гыйнварына Башкортстан территориясендә Иран капиталы катнашлыгындагы мәгариф, хокук, җиһазлар җитештерү, күмәртәләп сату, туризм өлкәләрендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр теркәлгән. Очрашу барышында, шулай ук, инвестицияләр өлкәсендә өстенлекле юнәлешләр билгеләнде.***ШОС һәм БРИКС илләре төбәкләренең IV Кече бизнес форумы кысаларында Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов Берләшкән Милләтләр Оешмасының Халыкара сәнәгать хезмәттәшлеге үзәге директоры Сергей Коротков белән дә очрашты.Яклар республиканың сәнәгать куәтен һәм халыкара базарда аның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру буенча берләктәге эш мөмкинлекләрен тикшерде.Очрашу ахырында Хөкүмәт белән Үзәк арасында үзара бәйләнеш турында декларациягә кул куелды. Документ якларның экологик яктан чиста технологияләрне алга этәрү, ресурсларны нәтиҗәле файдалану, эшкуарлыкны киңәйтү өлешендә төбәкнең сәнәгать тармагын үстерү турында ниятләрен ныгыта.