+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
29 Октября 2018, 11:14

Инвестиция активлыгына нәрсә комачаулый?

29 октябрьдә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсен үткәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Утырышта муниципалитетларда инвестицион үсеш мәсьәләләре тикшерелде. Икътисади үсеш министры Сергей Новиков сүзләренә караганда, әлеге вакытта Башкортстанда 509,4 миллиард сумлык 655 инвестицион проект гамәлгә ашырыла. Уфа шәһәрендә һәм районында - нефть эшкәртү, энергетика һәм торак төзү буенча, Салават шәһәрендә химия һәм нефть химиясе инвестиция объектлары бар. Урал аръягы районнарында казылма байлыклар чыгару, агач эшкәртү һәм төзелеш материаллары җитештерү буенча проектлар гамәлгә ашырыла.

Министр сүзләренә караганда, урындагы үзидарә ограннары инвестицион проектларга җитди игътибар бирми. Нәтиҗәдә, 250 проектның 69ы гына инвестиция салу стадиясенә барып җиткән. Нәтиҗәлелек 30 проценттан артмый, 4 проект туктатылган.

2018 елның беренче яртысында төп капиталга салынган инвестицияләр күләме 82 миллиард сум тәшкил иткән. 37 муниципалитетта инвестицияләр салу күләме кимегән. Нуриман, Балакатай, Кыйгы, Әбҗәлил һәм Баймак районнарында инвестицион активлык төшү нык сизелә.