— Указда Русия Федерациясе халыкларының туган телләре Русия дәүләте казанышы һәм тарихи-мәдәни мирасы булып тора, дип билгеләнә, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Президентның әлеге карары Русиянең этник һәм мәдәни күптөрлелеген саклау эшенә зур өлеш кертә. Соңгы вакытта федераль дәрәҗәдә бу юнәлештә күп эшләр башкарыла. Августта, әйтик, Владимир Путин мәктәпләрдә укучыларның туган телләрен өйрәнүгә хокукын гарантияләгән законга кул куйды. Фонд киләсе ел башыннан эшли башларга тиеш. Аның попечительләр советына һәм идарәсенә төрле этносларның тел мәнфәгатьләрен чагылдыручы абруйлы кешеләр керү зарур.
Фонд федераль бюжет ассигнованиеләре, ирекле кертемнәр, башка чыганаклар исәбенә оештырылачак. Президент указына ярашлы, учредительләргә - өч айда Фондның Уставын, ә Русия Хөкүмәтенә аның идарәсе һәм попечительләр советы составларын, милке исемлеген расларга кирәк.
Фонд Мәскәүдә урнашачак. Аны финанслау киләсе елдан башлана.