– Мин Өлфәт Мансур улын күптән беләм, – диде ул. – Безне хезмәттәшлек һәм шәхси мөнәсәбәтләр берләштерә. Яңа хакимият башлыгы һәм аның командасы шәһәр үссен, барлык уфалыларга яшәр өчен уңайлы булсын өчен барысын да эшләрләр дип ышанам. Бу – бик зур җаваплылык. Намуслы кеше буларак, Сез алда торган бурычларны үтәрсез дип ышанам. Уфа ул – Башкортстанның үзе. Ә Башкортстан – ул Уфа да. Монда яшәүчеләр республика халкының чирек өлешен тәшкил итә. Башкортстан Хөкүмәте шәһәр хакимиятенең ышанычлы ярдәмчесе булачак. Без бу җәһәттән тәгаен карарлар кабул иттек инде.
Шәһәр урамнарын тәртипкә китерүдә яңа техника эшләячәк – бүген мин моңа кагылышлы документларга кул куйдым. Техниканы сатып алуга акча Төбәк фондыннан алыначак, шуңа күрә бу мәсьәлә тиз арада хәл ителәчәк. Бүген башкалада яшәүче миллионлаган кеше Сезгә ышаныч белдерде. Шәхсән үземнең һәм республика Хөкүмәтенең ярдәменә дә таяна аласыз.
– Мин вәгъдә ителгәннәрнең барысын да тормышка ашырачакмын, – диде яңа сити-мененджер Өлфәт Мостафин. – Бергәләшеп без төзелеш, социаль өлкәдә булган, шулай ук башка мәсьәләләрне хәл итәчәкбез дип ышандырам.
Резида Вәлитова.