+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 Ноября 2018, 10:37

\"Кабинетларда үзеңне үтәкүренмәле аквариумдагы кебек хис итәргә кирәк\"

3 ноябрьдә “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе конференциясе үтә. Чарада Федерация Советы, Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, урындагы бүлекчәләр һәм башкарма комитетлар секретарьлары, партия активистлары катнаша.

Добавить в предпочтительные источники Google
Конференциядә Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев катнаша.

- "Бердәм Русия" - җаваплы карарлар кабул итүче сәяси көч. Партия әгъзаларына катлаулы, популяр булмаган карарлар кабул итәргә туры килә, алар илнең киләчәге, аның үсешенә булышлык итә, - диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, "Бердәм Русия" үсеш чорында төрле авырлыклар, ярлыклар тагуны кичергән. Шуңа карамастан, партия алга баруын дәвам итә. Сәяси тормыш тиз үзгәрүчән, сайлаучылар акыллы. Партия үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен күз уңында тотып эш итәргә тиеш. Дөнья ачык һәм үтәкүренмәле була бара. Кабинетларда җитәкчеләр үзләрен үтәкүренмәле аквариумдагы кебек хис итәргә тиеш. Халык үзе күтәргән проблемаларның ничек хәл ителгәнен күрергә һәм аңларга тиеш.

- Русия Президенты Владимир Путинның "май указларын" гамәлгә ашыру - "Бердәм Русия" алдында торган мөһим мәсьәлә. Анда куелган бурычлар авыр һәм катлаулы. Республика халкының тормышын яхшырту һәм илне үстерү өчен аларны хәл итәргә кирәк, - диде Радий Хәбиров.