-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
12 Ноября 2018, 07:59

Күперләр төзелеп бетәчәк!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә үткән Хөкүмәт киңәшмәсе үзган атнадагы чарада күтәрелгән мәсьәләләрнең хәл ителешен тикшерүдән башланды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров Бөрҗән районында ике күпернең озак еллар төзелеп бетмәвен тәнкыйть утына тоткан иде. Яңа Монасыйп авылында Агыйдел аша җәяүлеләр күпере урынына автотранспорт хәрәкәт итә торган күпер төзеләчәк. Бу авылда меңгә якын кеше яшәгәнлекне искә алып, район хакимияте шундый тәкъдим белән чыккан.

Элекке подрядчы оешма эшләрне графиктан артта калып башкарганлыктан, бу авылда яңа күперне яңа подрядчы төзиячәк. Ул 2020 ел ахырына сафка кертелергә тиеш.

Нәби авылындагы күпер киләсе елның 1 апреленә төзелеп бетәчәк, дип ышандырдылар киңәшмәдә.