+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
21 Ноября 2018, 11:39

Кабул итү бүлмәсендә сезне көтәләр

Башкортстанда 26 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү буенча атналык узачак. Әлеге чара 1 декабрьдә билгеләнүче “Бердәм Русия” партиясенең 17 еллыгына багышлана.

Добавить в предпочтительные источники Google
Барлык дәрәҗәдәге депутатлар, хезмәт коллективлары белән очрашулардан тыш, видеоэлемтә буенча консультацияләр үткәрәчәк, шулай ук, аерым территорияләр өчен актуаль мәсьәләләр буенча гражданнар җыеннары үткәрәчәк. Моннан тыш, “туры элемтә” телефоны эшләячәк.

– Агымдагы елда чарада Дәүләт думасы, Дәүләт җыелышы-Корылтай, урындагы советлар депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, шулай ук, муниципаль оешмалар, башкарма власть органнары җитәкчеләре катнашуы көтелә, – диде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре, парламент Рәисе Константин Толкачев. – Барлык мәсьәләләрне хәл итеп бетерә алмасак та, без һәр мөрәҗәгатьне тыңлаячакбыз, тәгаен тәкъдимнәр формалаштырып, аларны башкарма власть органнарына юнәлтәчәкбез.

Башкортстанда “Бердәм Русия” партиясенең шәһәр һәм районнардагы 69 кабул итү бүлмәсе һәм Уфадагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе гражданнарны кабул итәргә әзер. Чарада, шулай ук, Башкортстан Адвокатлар палатасы катнашачак. Андагы белгечләр мөрәҗәгать итүчеләргә квалификацияле ярдәм күрсәтәчәк.

Тулырак мәгълүматны “Бердәм Русия” партиясе рәисенең Уфадагы җәмәгать кабул итү бүләмәсенә (Уфа шәһәре, Достоевский урамы, 73) мөрәҗәгать итеп, яисә 8 (347) 226-78-28, 276-12-90 телефоннары аша алырга мөмкин.