Анда илнең 2024 елга кадәр үсеш максатлары һәм стратегиясе турындагы Президент Указына ярашлы, төбәкләр алдына куелган бурычлар турында сүз барды.
"Русия Президентының милли проектлары 2024 елга кадәр. Миңа аны сезгә (үземнең дүрт баламны да кертеп) ничек җиткерергә? Аның әһәмиятен әлегә аңламыйлар, ләкин нәкъ бу проектлар - илне алга алып бару мөмкинлеге, - дип яза социаль челтәрдә Радий Хәбиров. - Дәүләт 6 ел дәвамында тормышны яхшыртуга: хезмәт хакы, пособие түләргә, сыйфатлы сәламәтлек саклау, мәгарифкә, спорт һәм мәдәниятне үстерүгә халыкка 28 триллион сум бирә. Бу - минем өчен халыкның ышанычын аклау мөмкинлеге. Милли проектны гамәлгә ашыруга бүленгән акчаны урлауга юл куймаячакбыз. Бу эштә сезнең ярдәмегезгә ышанам".