+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
3 Декабря 2018, 07:38

Сайлау хокукы һәм процессы буенча конкурс

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Башкортстан оешмасы ярдәмендә, шулай ук республиканың сукырлар өчен махсус китапханәсе белән берлектә ел саен сайлау хокукы һәм сайлау процессы буенча конкурс үткәрә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Быел ул 4 декабрьдә сәгать 12дә 28нче мәктәп-интернатта (Злобин ур., 1) узачак.

Жюри составында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре вәкилләре булачак.

Конкурс 2012 елдан бирле үткәрелә. Кагыйдә буларак, көзен анда – булачак сайлаучылар, ә язын өлкәннәр катнаша.