+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
8 Декабря 2018, 11:14

Мобиль кушымта эшли башлады

"Бердәм Русия"нең мобиль кушымтасы ярдәмендә депутатлар сайлаучылар белән тыгыз бәйләнештә булачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бу - партия депутатларының бердәм базасы. Бүген, 8 декабрьдә, "Бердәм Русия" съездында партиянең Үзәк Башкарма комитеты инициативаны хуплады һәм хәзер республикада яшәүче һәркем программа белән тәэмин итү хезмәтләреннән файдалана ала.

"Безнең республика җитәкчелеге тарафыннан тәкъдим ителгән ачыклык принцибын бүген партия гамәлгә ашыра, — диде "Бердәм Русиянең Яшь гвардиясе" бөтенрусия иҗтимагый оешмасының Башкортостан региональ бүлекчәсе штаб начальнигы урынбасары Константин Канунников. - Хәзер һәр кеше, үз адресын туплап, үз депутатын таба ала. Мобиль кушымтада партия тематикасына багышланган яңалыклар күрсәтеләчәк. Һәр депутатның үз шәхси кабинеты, тулы мәгълүмат, кабул итү графигы һәм кире элемтә булачак".

Константин Канунников сүзләренә караганда, хәзер кушымта тутыру стадиясендә. Әмма халык аны телефонга Googlе Play аша инде күчереп тә алала.

Кушымтада краудсорсинг өчен сервислар (инициативалар экспертизасы, партия эчендә фикер алышулар), электрон мәгариф системасы, "ПолитСтартап", мобиль электрон алдан тавыш бирү гамәлгә ашырылган.