Бүген Уфаның Конгресс-холл бинасында "Башкортстан Республикасы Конституциясенә 25 ел: нәтиҗәләр һәм үсеш перспективалары" Гомумрусия конференциясе үтә. Анда илнең төрле төбәкләреннән килгән юристлар һәм башкалар катнаша.
- 25 ел, чыннан да, зур вакыт. 1993 елда ил бүлгәләнү алдында тора иде. Шушы чорда мондый хокукый документ әзерләү мотлак рәвештә кирәк иде. Күрүебезчә, ул җәмгыятьне туплады һәм аның үсешенә зур өлеш кертте.
Русиянең көче - аның составына кергән субъектларның күпмилләтле булуы. Шушы үзенчәлекне дә Конституция үз канаты астына алды. Гомумән, бу безнең демократик мохиттә яшәячәгебезнең нигезе булды.
Конституциягә ниндидер бик мөһим вакыйга булган очракта гына үзгәреш кертелергә тиеш. Бездә бу үзенчәлек тулысынча саклана, - диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, конференциядә катнашучыларны сәламләп.