+9 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
24 Декабря 2018, 21:00

“Мин кушканны эшли дә башламагансыз!”

Кичәге оператив киңәшмәдә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров карьерлар мәсьәләсенә янә әйләнеп кайтты.Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелегендә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә бүгенге көн өчен мөһим мәсьәләләр каралды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чара “Уралкалий” предприятиесе шахтасында чыккан янгында һәлак булганнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча башкарылган эшләр турында сөйләшүдән башланды. Өч гаиләдә алты бала ятим калган. Радий Хәбиров гаиләләрне контрольгә алу бурычын куйды.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Михаил Киреев торак пунктларда урамнарны яктыру буенча күрелгән чаралар турында чыгыш ясады. Республикада моңа кадәр бөтенләй яктыртылмаган торак пунктларда кирәкле корылмаларны урнаштыру төгәлләнгән. Бүгенге көнгә 26 авылда 1593 фонарь куелган, якын вакытта тагын 20 пунктта 632 яктырткыч урнаштырылачак. Төзек булмаган 8,5 мең лампа эшкә кушылган.
Мәктәп юллары да яктыртыла, берничә атна эчендә 370 юлга фонарьлар куелган, шул рәвешле республикада яктыртылган юллар өлеше 87 процентка җиткән.
Нефтекамада, Күмертауда, Әлшәй һәм Бөре районнарында мәктәпләргә килү юллары — 100, Сибайда — 48, Баймак районында 43 процентка яктыртылган. Якын көннәрдә 128 урын яктыртылачак, бу эш киләсе елда тәмамланачак.
Гомумән алганда, Радий Хәбиров шәһәр һәм поселокларны яктырту мәсьәләсенә аерым игътибар бүлә. Аның фикеренчә, җинаятьләр, тәртип бозулар нәкъ караңгы урамнарда һәм ихаталарда кылына.
Республика җитәкчесе әлеге чарада Урал аръягындагы карьерлар проблемасына әйләнеп кайтты. Октябрьдә ул, бу төбәктә булып, табигый катламлы ташның вәхшиләрчә юл белән чыгарылуын үз күзләре белән күргән иде. Ул чакта Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы алдына, хокук саклау органнары вәкилләрен дә кертеп, ведомствоара эшче төркем төзү, таш чыгаруга лицензия бирүне туктатып тору, эшләр башкаруның законлылыгын тикшерүне оештыру бурычы куелды.

Әлеге министрлык җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Мирхәйдәр Фәтхулин шушы вакыт эчендә ниләр эшләнүе турында чыгыш ясады. Ләкин Радий Хәбиров чыгышта мәсьәләне хәл итүнең анык юлларын ишетмәвен белдерде.
— Сез мин кушкан эшне эшләмәгәнсез һәм хәтта эшли дә башламагансыз. Ай ярым — ниндидер анык чаралар күрү өчен җитәрлек вакыт, — диде ул. — Мин алдыгызга җитди бурычлар куйдым. Алар бик авыр түгел иде — Баймак районында — 20-30, Белоретта берничә карьер проблемасын хәл итү. Властька эре бизнес та түгел, ә ниндидер вак эшем ияләре төркеме каршы тора. Сез шуны үти алмадыгыз, ә башка бурычларны ничек үтәрбез? Мин әле урманнар буенча эш башларга торам, анда хәлләр катлаулырак. Февраль уртасына бурычларны хәл итүне көтәм. Лицензияләрне туктатыгыз, тиешле оешма төзегез, кирәк булса, шунда яшәгез!
Республикада легаль булмаган рәвештә пассажирлар ташучыларга бәйле проблема хәл ителеп килә. Чарада Радий Хәбиров “Ространснадзор” хезмәткәрләренә бу мәсьәләдә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Уфа мэры Өлфәт Мостафин, законсыз йөрүче маршрут автобуслары юкка чыгу белән пассажирлар сыйфат таләп итә башлады, дип билгеләде.
— Без бүген күтәргән проблемаларга ни өчен ул кадәр зур игътибар бирәбез? Чөнки кешеләр өчен мөһим булган шушы проблемаларны хәл итми торып, арытаба алга бара алмаячакбыз, — диде Радий Хәбиров.
Ул автобус водительләренә турыдан-туры мөрәҗәгать итте. “ПАЗ” автобуслары руле артында утыручылар авыр эш башкара. Мин сезнең хезмәтегезне хөрмәт итәм. Әйдәгез, бергә эшлик. Кешеләрне хезмәт хакысыз калдыру максаты юк бездә. Ләкин хезмәт законлы булырга тиеш, легаль структураларга керегез”, диде ул.
Киңәшмәдә, шулай ук, Яңа ел бәйрәмнәрендә җәмәгать хәвефсезлеген саклау буенча күрелүче чаралар турында да сүз булды.
— Хакимият башлыклары бу атнада әлеге мәсьәләгә багышланган утырышлар үткәрергә тиеш. Артыграк саклык күрсәтү зыян итмәс, бу, бәйрәм артыннан корбаннар җыюга караганда, яхшырак, — диде Радий Хәбиров.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.