+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
9 Января 2019, 21:00

Дума депутатлары да хуплады

Дәүләт думасы “Русия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында” закон проектын беренче укуда кабул итте. Ул Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары тарафыннан Русия парламентының түбәнге палатасына тикшерүгә кертелгән иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Закон проекты “Мәдәният, сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль хезмәтләндерү өлкәләрендәге оешмалар һәм медик-социаль экспертиза федераль учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләүне камилләштерү мәсьәләләре буенча Русиянең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында 2017 елның 5 декабрендәге 392 санлы Федераль законны кабул итү нәтиҗәсендә барлыкка килгән хокукый аңлашылмаучанлыкны бетерүгә юнәлтелгән, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Сүз мәгариф оешмалары эшчәнлеген бәйсез бәяләү өлкәсендә дәүләт органнарының вәкаләтләре турында бара. Кабул ителгән закон нигезендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартларының сыйфатын бәяләү үткәрелергә тиеш. Әмма “Русия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль законның кайбер статьяларында шартлар төшенчәсен үз эченә алмаган мәгариф эшчәнлеге сыйфатын бәйсез бәяләү турында элекке билгеләмә сакланып калган. Безнең закон башлангычы әлеге җитешсезлекне бетерүгә юнәлтелгән.