0 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
17 Января 2019, 09:08

Депутатлар Һиндстан Илчесе белән очрашты

Һиндстан илчелегендә Башкортстаннан 3 депутат кергән Һиндстан парламенты белән элемтә буенча Русия Дәүләт думасы парламентарийлары төркеме очрашуы булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
“Һиндстанның Русиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Д. Б. Венкатеш Варма әфәнде без тәкъдим иткән төбәкләр белән актив хезмәттәшлек итәргә һәм алар өчен Һиндстанны “ачарга”, үзара файдалы хезмәттәшлеккә мөмкинлекләре булуын ассызыклады.
Русияне һәм Башкортстанны Һиндстан белән күпьяклы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли. Республикада “Башкортстан-Һиндстан” дуслык җәмгыяте бар, безнең вузларда Һиндстан студентлары укый: медицина университетында гына да алар 400дән артык!
Илче әфәнде җәен Башкортстанда Һиндстан мәдәнияте көннәрен оештырырга һәм республикага мәдәният кенә түгел, бизнес вәкилләрен дә алып килергә тәкъдим итте”, дип яза социаль челтәрдәге битендә Русия Дәүләт думасы депутаты Зөһрә Рәхмәтуллина.