+5 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
23 Января 2019, 21:00

“Килдек тә бюджеттан акча сорадык, имеш...”

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын бурычларны каплатуда казнага исәп тотмаска чакырды.Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә каралган көнүзәк мәсьәләләр арасында, соңгы атнада булган янгыннар, гадәттән тыш хәлләр, юл-транспорт вакыйгалары белән беррәттән, Сибай карьерындагы янгын нәтиҗәсендә килеп туган җитди хәл дә бар иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров, бу шәһәрдә булып, андагы хәлләрне үз күзләре белән күрде һәм проблеманы хәл итү бурычын куйды. Әлеге вакытта анда башкала табиблары эшли, 500 баланы Кырымга ял итәргә җибәрү өчен исемлек төзелә. Ә властьларның, “Учалы тау-баектыру комбинаты” предприятиесенең Сибай филиалының һәм әйдәүче экспертларның фикер алышуы нәтиҗәсендә янып ятучы һәм шәһәрне сөремгә батыручы карьерга селтеле су тутыру турында карар кабул ителгән.
Әлеге эш 5-7 көннән башланачак. Бу хакта киңәшмәдә Сибай шәһәре мэры Рөстәм Афзалов белдерде.
Аның сүзләренчә, Сибай карьеры төбе һәм Яңа Сибай яткылык­ларының тау казылмалары табу урыны суга өлешләтә батырылачак. Чаралар 469 һәм 549 метрдагы катларда үткәреләчәк. Бу — вакытлыча башкарыла торган эш. Соңыннан су карьердан чыга­рылачак.
Киңәшмәдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлар проблемасы да каралды. Уфаның Бердәм исәп-касса үзәге җитәкчесе Айгөл Винникова белдерүенчә, 1 гыйнварга уфалыларның торак-комму­наль хезмәтләр өчен бурычы 2,376 миллиард сум тәшкил иткән, былтыр шул вакытка 2,405 миллиард сум булган. Ул, идарә итү компа­нияләренең күпчелегендә ком­муналь хезмәтләр өчен акча җыю арту күзәтелә, шул исәптән әлеге үзәк үткәргән акцияләр ярдәмендә дә, дип билгеләде.
Судка кадәр һәм судтан соңгы эшләр һәм бурычларны түләмәү­челәрне фатирларыннан чыгару да үз ролен уйнаган. Былтыр судларга 29 дәгъва гаризасы җибәрелгән, шуларның 14е буенча, бурычларын өлешләтә яисә тулысынча түләү сәбәпле, хуҗалар фатирларында калган.
Билгеле булуынча, 2019-24 елларда республикада барлыгы 26 мең подъезд ремонтланырга тиеш. Бу максатларга алты миллиард сум акча юнәлтеләчәк. Чарада торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Юрий Палтусов күпкатлы йортлар подъездларын ремотлау буенча программаны гамәлгә ашыруга әзерлек турында чыгыш ясады. Аның белдерүенчә, министрлык белгечләре ремонтка мохтаҗ подъездлар санын һәм күпме акча кирәк булачагын исәпләгән. Тиешле карар проекты эшләнгән.
Әле муниципалитетларда милекчеләрнең гомум җыелышлары үткәрелә, анда эшләр күләме, төрләре һәм башкалар хәл ителә. Эшләр майда башланып, октябрьдә тәмамланачак.
20 гыйнварга кадәр кешеләргә нәкъ алар подъездында эшләрнең кайчан башланачагын җиткерү бурычы куелган иде. Бу эш тиешенчә башкарылмаган булып чыкты. “Башта быел ремонтланасы подъездлар исемлеген төзергә, аннары халык белән нинди ремонт ясау турында сөйләшергә кирәк. Сез барысын да бутап бетергәнсез”, — диде Радий Хәбиров.
Ул атна ахырына барлык 63 муниципалитет буенча исемлекләр әзер булырга тиешлеген ассызыклады.
Оператив киңәшмәдә җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның газ өчен бурычлары мәсьәләсе дә күтәрелде. Юрий Палтусов бурычларны каплау, нигездә, коммуналь оешмаларга финанс ярдәме исәбенә гамәлгә ашырыла, диде һәм республиканың Финанс министрлыгы белән берлектә февральдә аларга акча бүлү мәсьәләсен хәл итәргә тәкъдим итте. Радий Хәбиров исә Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгын бурычларны каплатуда республика бюджетына исәп тотмаска чакырды.
— Сез эшегезне “килдек тә бюджеттан акча сорадык” принцибы буенча кормагыз. Без, атап әйткәндә, Уфага нык ярдәм иттек, ләкин арытаба болай дәвам итә алмый. Әлбәттә, республика бюджеты сезгә катлаулы хәлләрдә ярдәм итәчәк, ләкин ул чиксез була алмый. Без бу акчаны кирәгрәк нәрсәләргә юнәлтә алабыз, — диде ул.
Юрий Палтусов мәгълүматлары буенча, былтыр ноябрьдә бурычлар күләме 617 миллион сум тәшкил иткән, 1 гыйнварга 367 миллион сумга калган. Ләкин ел буенча исәпләгәндә, җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның бурычы арткан. Моның сәбәпләре арасында Башкортстан буенча тарифларда аерма һәм контрагентлар бурычлары аталды. Республика халкы исә бурычларын вакытында түли, диде министр урынбасары.
— Илнең барлык төбәкләрендә дә халык болай тәртипле түгел. Шуңа да ниндидер уңышсыз икътисади карарлар нәтиҗәсендә акча югалтуыбыз өчен миңа халык алдында уңайсыз, — дип белдерде Радий Хәбиров бу уңайдан.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.