Инвестицион сәгать кысаларында авыл хуҗалыгы, азык-төлек җитештерүне үстерү, Уфада технопаркны һәм склад комплексын киңәйтү өлкәсендәге инвестицион проектлар турында фикер алыштылар.
Кушнаренко районында төзеләчәк 7000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән сөт-товар терлекчелек комплексы проекты каралды. "Башкир-Молоко" җәмгыяте директоры Кирилл Ершов аңлатуынча, ул 3,5 мең баш мөгезле эре терлек фермасын, азык әзерләү үзәген үз эченә ала. Комплексның куәте - елына 75 мең тонна сөт җитештерү. Инвестицияләр күләме - 9,6 миллиард сум. Азык әзерләү үзәге республика фермер хуҗалыкларын заманча рацион белән тәэмин итә алачак.
Радий Хәбиров бу проектка ярдәм итәргә әзер булуны белдереп, хезмәттәшлекнең конкрет шартларын һәм ярдәм чараларын эшләп бетерергә кушты.