-5 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 Января 2019, 11:03

Контрафакт хәмер – халыкка карата геноцид!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров прокурорлар алдына сертификатсыз алкогольле продукция сату белән көрәшне көчәйтү бурычын куйды.Республика Прокуратурасының киңәйтелгән коллегиясендә төбәк җитәкчесе узган атнада авыл биләмәләре башлыклары укуларында контрафакт хәмернең кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерүе турында сөйләвен әйтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
- Ул кешеләрнең эшкә сәламәтлегенә һәм гомер озынлыгына, гаилә иминлегенә җимергеч йогынты ясый. Безнең халыкка карата геноцидны туктатырга кирәк. Прокуратура органнары, барлык көч структураларының контрафактны кисәтү буенча катгый чаралар күрүне, ниһаять, барлык муниципалитетларда да алкогольле һәм спиртлы продукция сатуда тәртип урнаштыруны сорыйм, - диде Радий Хәбиров.

Республика җитәкчесе Әбҗәлил районын мисалга китерде. Анда алкогольне законсыз сатуның 248 ноктасы ачыкланган, районда биш литрлы спиртны тәүлек әйләнәсенә сатып алып була. Кешеләр агулана, ә өлкән яшьтәгеләр хәтта аласы пенсияләре исәбенә бурычка кереп эчә.

Башкортстан прокуроры Андрей Назаров Радий Хәбировның сүзләрен хуплады һәм, бу юнәлештә эшне көчәйтү турында күп тапкырлар сөйләнде, дип билгеләп үтте.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.