+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
28 Января 2019, 15:21

Төбәк кабул итү бүлмәсендә - яңа җитәкче

"Бердәм Русия" Бөтенрусия сәяси партиясе Генераль советы Президиумы карары белән Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, төбәк парламенты Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова Башкортстанда "Бердәм Русия" партиясе рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе итеп билгеләнде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе рәсми рәвештә 2008 елның 28 августында ачылды. Ун ел эчендә төрле чаралар үткән. Алар арасында тематик чаралар, күчмә һәм скайп буенча кабул итүләр, "түгәрәк өстәл"ләр, конференцияләр, брифинглар, кайнар линияләр, юридик консультацияләр бар.

Бу вакыт эчендә төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе 14 885 мөрәҗәгать кабул иткән.