— Бөтен җирдә кар! Чүп-чар белән листовкалар гына көрәшә. Ә шәһәр башлыгының эше керпе сыйпаудан артмый! - дип яза Анна исемле ханым социаль челтәрләрдә.
- Хабировны кайтарыгыз, ә?! - ди тагын берәү.
Мондый язмалар белән Интернет тулган.
Аларга җавап итеп Уфадагы бер такси йөртүченең сүзләрен җиткерәсе килә. "Шәһәр юллары Хәбиров чыгып китү белән начар якка үзгәрә башлый инде әллә? Ничек Уфада торып кына республика белән идарә итү юлын табарга икән үзенә?"
Шунысы да бар: Радий Хәбировның Красногорскида торак-коммуналь хезмәт тармагы өчен җавап биргән урынбасары Михаил Киреев хәзер Башкортстанда тармак министры.