-4 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
5 Февраля 2019, 15:42

Декабрьдә - 21нче, гыйнварда - 16нчы

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия субъектлары башлыклары тәэсире рейтингында гыйнвар аенда берничә баскычка күтәрелгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Сәяси һәм иктисади коммуникацияләр агентлыгы" белгечләре тикшеренүләре буенча, республика җитәкчесе гыйнварда рейтингта 16нчы урын алган, декабрьдә 21нче урында булган. Әле Радий Хәбиров "бик көчле тәэсирле" губернаторлар зонасында тора.

"Радий Хәбировның позициясе 2019 елда республикага "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында федераль бюджеттан 4,9 миллиард сум акча бүленәчәге билгеле булгач күтәрелде, - ди агентлык экспертлары. - Моннан тыш, Хәбировның республика Башлыгы вазыйфасына "Бердәм Русия" партиясеннән барырга ниятләве аның төбәктәге позицияләрнең тотрыклылыгына ышану күрсәткече булып кабул ителә ала".

Рейтингта беренче урында - Мәскәү мэры Сергей Собянин, икенчедә - Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Санкт-Петербург губернаторын вазыйфасын башкаручы Александр Бегловны узып, өченче урынга күтәрелгән.