+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
4 Февраля 2019, 21:00

Кайда ришвәтне ешрак бирәләр?

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров төбәктә Коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия утырышын үткәрде.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Агымдагы елда беренче утырышны башлыйбыз. Бүген узган елда коррупциягә каршы тору буенча чаралар планы үтәлешенә йомгак ясаячакбыз. Шулай ук, республикада коррупция дәрәҗәсенә бәя бирү буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәсен тикшерәчәкбез. Тоташ алганда әлеге эш буенча гамәлгә ашырылган чараларның уңай нәтиҗәсен күрәбез. Әлеге эш өчен җаваплы белгечләрнең һөнәри осталыгы, гражданнар, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хокукый аң дәрәҗәсе арта, — диде утырышны ачып Радий Хәбиров.
Республиканың ведомствоара Иҗтимагый иминлек советы секретаре Алексей Касьянов узган елда төбәктә коррупциягә каршы чаралар планы үтәлеше турында сөйләде.
Узган елның төп вакыйгаларының берсе 2018-20 елларга Коррупциягә каршы көрәшнең дәүләт планын кабул итү булды. Моңа бәйле Башкортстанда коррупциягә каршы эш рәвеше үзгәртелгән: республика планы кабул ителде, барлык дәүләт органнарында һәм муниципалитетларда, шул исәптән һәр авыл биләмәсендә, коррупциягә каршы тору чаралары планы расланган.
Узган елда мондый төр хокук бозулар өчен 59 граждан һәм 169 муниципаль хезмәткәр җәзага тарттырылган. Муниципаль депутатлар, район һәм шәһәр хакимиятләре башлыкларының төбәкнең югары вазыйфа биләүче кеше­сенә керемнәр турында мәгълүмат тапшыруын күзаллау-чы федераль законнарга үзгәрешләр кертү – яңалыклар-ның берсе булды. Белешмәләргә анализ ясау һәм корруп-циягә каршы тикшерүләр нәтиҗәләре буенча, шул исәптән ышанычны югалтуга бәйле, урындагы 38 депутатның вәкаләтләре туктатылган, ике хакимият башлыгына карата кисәтү төрендә җаваплылык чарасы кулланылган.
Башкортстанның Фәннәр академиясе президенты Әл-фис Гаязов республикада коррупция дәрәҗәсен бәяләү өчен социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе турында сөйлә-де.
Хәлне бәяләп, сорау алуда катнашкан респондент-ларның күбесе, җәмгыятьтә коррупция барлыгын таный, әмма аның кискен булмавын билгели. Элекке еллардагы тикшеренүләр белән чагыштырганда, коррупциягә бәйле хәл яхшыра. Коррупция дәрәҗәсе югары, дип бәяләүчеләр өлеше узган мизгел өчен 9-11 процентка кимегән.
Сорау алуда катнашучылар фикеренчә, ЮХХДИ хезмәткәрләре белән үзара бәйләнештә, вузда укыганда, түләүсез медицина ярдәме алганда, хәрби хезмәткә чакырылыш вакытында, карьера буенча күтәрелгәндә, җир участокларын сатып алганда һәм аларны рәсмиләштергәндә ришвәтне ешрак бирергә туры килә.
Утырыш йомгаклары буенча дәүләт һәм муниципаль власть органнары җитәкчеләренә коррупциягә каршы эшнең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук, әлеге эшчәнлекне объектив һәм вакытында яктырту буенча йөкләмәләр бирелде.