Элек ул Башкортстан муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясенең башкаручы директоры булды.
8 февральдән Ассоциация идарәсе карары белән башкаручы директор вазыйфасын Борай районы хакимиятенең элекке башлыгы Борис Нурисламов башкара, дип хәбәр ителә оешманың сайтында.
Рөстәм Әхмәт улы Исхаков 1974 елның 25 октябрендә Әбҗәлил районында туган. Башкортстан Иҗтимагый палатасы советы әгъзасы, Иҗтимагый палата рәисе урынбасары. 2003-06 елларда халыкара ТЮРКСОЙ оешмасында республиканың Мәдәният һәм милли сәясәт министрлы вәкиле булып эшләгән.