Очрашу вакытында тимер юллар челтәрен үстерү, яңа юллар төзү һәм Уфаны көньяк тимер юллары аша урап үтү мөмкинлекләрен арттыру турында сүз барды.
"Уфа" халыкара аэропортын арытаба үстерү барышында яңа объектлар төзү мәсьәләсе каралады.
Шулай ук, төбәктә су юллары буйлап йөк ташуны үстерү һәм яңа елга порты төзү турында фикер алышулар булды. Биредә портка килү юллары, эчке су транспортын куллану, йөк төяп җибәрүчеләр һәм кабул итүчеләр мөмкинлекләрен ачыклау мөһим.
Транспорт министры белән очрашуда Уфа транспорт төене, башкаланың көнбатыштан чыгу юлы, автомобиль трассаларын төзекләндерү һәм үзгәртеп кору, кайберләрен федераль милеккә тапшыру турында фикерләр яңгырады.