+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Сәясәт
13 Февраля 2019, 17:44

Салават шәһәрендә - яңа башлык

Аны башкаланың Киров районы хакимияте башлыгы булып эшләгән Динар Хәлилов җитәкләячәк.

title
Бүген шәһәр советы депутатлары 2011 елның мартыннан Салават шәһәре хакимияте башлыгы вазыйфасын башкарган Фәрит Гыйльмановны эштән бушатты. Иртәгәдән ул хезмәт юлын Башкортстанның сәнәгать һәм инновация сәясәте министры урынбасары буларак дәвам итәчәк.

Динар Хәлилов Салават шәһәре хакимияте вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп тәгаенләнде. Бу вазыйфага билгеләнүчеләргә конкурс игълан ителде, аның нәтиҗәләре 1 мартта билгеле булачак.