Документта билгеләп үтелгәнчә, стратегия максатларының берсе — «кешеләрнең тормыш дәрәҗәсендә һәм сыйфатында төбәкара аермаларны киметү». Анда Русиянең киңлекләр үсеше принциплары, өстенлекләре һәм төп юнәлешләре, икътисади үсешнең перспектив үзәкләре, субъектларның перспектив икътисади махсуслашуы билгеләнгән.
Идел буе федераль округының 14 төбәге ике макротөбәккә керде. Идел-Кама макротөбәгенә - Марий Эл, Мордовия, Татарстан, Удмуртия, Чувашстан республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород өлкәләре; Идел-Урал макротөбәгенә Башкортстан Республикасы, Ырынбур, Пенза, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләре керә.
Башка 10 макротөбәкләр түбәндәгечә: Үзәк, Үзәк-Кара туфрак, Төньяк-Көнбатыш, Төньяк, Көньяк, Төньяк-Кавказ, Урал-Себер, Көньяк-Себер, Ангара-Енисей, Ерак Көнчыгыш.
Исегезгә төшерәбез, Русия Икътисади үсеш министрлыгында элегрәк мондый бүленеш төбәкара хезмәттәшлектә уңай чагылыш табачагын белдерелгән иде. Башлангычның авторлары фикеренчә, яңа оештырылган һәр макротөбәккә ким дигәндә бер эре икътисади үсеш үзәге керергә тиеш.