+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 Февраля 2019, 21:00

Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана

Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдагы пленар утырышта “Башкортстан Республикасында аеруча сакланучы табигать территорияләре турында” Башкортстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында” закон проектын тикшерәчәк. Документ мондый территорияләр чикләрендә рөхсәтсез төзелгән биналар һәм корылмаларны ачыклауга юнәлтелгән.

Добавить в предпочтительные источники Google
– Капиталь төзелеш объектлары турында сүз бара, – диде парламент Рәисе Константин Толкачев. – Тирә-як мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторларына, махсус саклау режимы буенча капиталь төзелеш объектларын урнаштыру рөхсәт ителмәгән очракта, мондый объектларны махсус сакланылучы табигать территорияләре чикләрендә урнаштыру очракларын ачыклау бурычы куела һәм әлеге хокук бозулар турында урындагы үзидарә органнарына хәбәр итү тәкъдим ителә. Мондый хәбәрләр нигезендә киләчәктә тиешле чаралар күреләчәк, — диде Константин Толкачев.
Парламент спикеры сүзләренә караганда, закон проекты аеруча сакланучы табигать территорияләрендә булу тәртибен дә көйли, документларга карата яңа таләпләр куела.