+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәясәт
20 Февраля 2019, 10:24

Дүртөйле районы башлыгы Ринат Хәйруллин отставкага китте

Дүртөйле районы Советы депутатлары хакимият башлыгы Ринат Хәйруллинның лаеклы ялга чыгуы сәбәпле отставкага китүен кабул итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ринат Хәйруллин республиканың бу районын 2010 елдан бирле җитәкләде.

Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс игълан ителгән инде.

Район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы итеп Риф Йосыпов тәгаенләнде. 2003-17 елларда ул Чакмагыш районы хакимиятен җитәкләде.

Риф Йосыпов 1964 елның 4 августында республиканың Чакмагыш районында туган. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, фәнни хезмәтләре, монографияләре бар.