Республика җитәкчесе аны Башкортстан Республикасы Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы итеп тәгаенләү турындагы документка кул куйды.
Азат Шамил улы Бадранов 1986 елның 6 декабрендә Уфада туган. Башкортстан дәүләт университетын, Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетын һәм Русия Фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институты аспирантурасын тәмамлаган.
Хезмәт юлын 2006 елда шәхси эшкуар буларак башлый.
2010 елда – Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре дәүләт ансамблендә юрист-киңәшче.
2011 елда – Русия Юристлары ассоциациясенең Мәскәү бүлекчәсендә проектларны тормышка ашыру методикасы буенча белгеч.
2013-14 елларда – Русия Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе.
2013-15 елларда – Башкортстан Фәннәр академиясенең этнополитология бүлегендә кече фәнни хезмәткәр.
2014 елда – Мәскәү өлкәсенең Одинцово районындагы Голицино шәһәр хакимиятенең торак-коммуналь бүлегендә әйдәүче эксперт.
2015-18 елларда – Русия Федерациясендә Кеше хокуклары буена вәкил аппаратының сәяси хокукларны яклау бүлегендә баш эксперт-белгеч.
2018-19 елларда – Башкортстан Республикасы Башлыгының Иҗтимагый-сәяси үсеш буенча идарәсе начальнигы урынбасары, сәяси планлаштыру һәм проектлау бүлеге җитәкчесе.