«Российская газета» хәбәр итүенә караганда, яңа электрон төрдәге документ бирү пунктларының саны өч меңгә кадәр арткач, 2022 елда Русиядә кәгазь паспортлар рәсмиләштерү туктатылачак. Вице-премьер Максим Акимов Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев үткәргән киңәшмәдә шул хакта әйткән.
Хөкүмәт Рәисе йөкләмәсе буенча беренче электрон паспортларны киләсе елның июлендә бирә башлыйлар.
«Без бу эшне сынау режимында Мәскәүдә башлыйбыз», - диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары.
Паспортларның кәгазь вариантын алыштырырга теләмәүчеләр алга таба да аны бернинди проблемасыз куллануын дәвам итә ала.
Электрон паспорт югалган очракта, аны санаулы минутларда блокировкаларга мөмкин. Моның өчен Эчке эшләр министрлыгына яки күпфункцияле үзәккә шалтырату да җитә. Әгәр кемдер документны тапса, аннан файдалана алмый, чөнки мәгълүматлар базасына мөрәҗәгать иткән очракта, картаның блокировкаланган булуы турында мәгълүмат чыга.