+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 июль 2019, 16:21

Башкортстан таможнясына - 30 ел

Бүген республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Владимир Булавин белән очрашты.

Бүген республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Владимир Булавин белән очрашты.
Яклар 30 еллык тарихы булган Башкортстан таможнясының эш нәтиҗәләре, таможня процедураларын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.
- Башкортстан таможнясын 30 еллык юбилее белән котларга килгәнегез өчен зур рәхмәт. Бу еллар эчендә ул лаеклы, яхшы мәктәп узды. Бездә таможня хезмәте җитәкчелеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлек булдырылган, аның роле безнең өчен бик мөһим, - диде Радий Хәбиров.
Владимир Булавин билгеләп үткәнчә, Башкортстан таможнясы илнең таможня системасында лаеклы урын алып тора. Аның сүзләренә караганда, хәзер таможня хезмәтенең киләчәге санлы технологияләрне уңышлы гамәлгә кертүгә бәйле. Таможня процедураларын мәгълүматлаштыру һәм автоматлаштыру процессы, шул исәптән республикада да зур тизлек белән бара.
Әйтик, хәзер экспорт буенча барлык декларацияләрнең 86 проценты автомат рәвештә теркәлә.
Читайте нас