+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
18 июль 2019, 11:57

Кыргызстан белән хезмәттәшлек ныгый

Кыргызстан Республикасының Русиядәге Илчелеге делегациясенең Уфага сәфәре кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Илшат Таҗетдинов Кыргызстанның Русия Федерациясендәге Илчесе Алибек Джекшенкулов белән очрашты.

Очрашуда Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты вәкиле Руслан Мирсәяпов, Русия Чит ил эшләре министрлыгы һәм "Башкортстанны үстерү корпорациясе" җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында Башкортстан белән Кыргызстан арасында элемтәләрне киңәйтүгә кагылышлы сораулар күтәрелде. Аерым алганда, яклар икътисад, бизнес, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Кыргызстан вәкилләре логистика, агросәнәгать комплексы, нефть чыгару өлкәсендә тәҗрибә алмашу һәм уртак проектларны гамәлгә ашыру белән кызыксынды.
Читайте нас