Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә канәгатьсезлек белдергән пост куйган. Республика җитәкчесе 30 июльдә төбәкнең Контроль-исәп палатасы коллегиясендә барлык мәсьәләләр каралачагын белдерде.
"Һәр сумның ничек тотылуына игътибар бирмәсәк, республиканың нормаль үсеше булмаячак.
Мин Контроль-исәп палатасына кайбер структураларны ныклап тикшерергә кушкан идем, һәм миңа нәтиҗәләр ошамый.
Төп мәсьәлә - Капиталь темонт буенча төбәк операторы һәм Торак төзү фонды эшчәнлегендә тәртип бозулар", - дип язган республика җитәкчесе.